22 июнь көнне Менделеевск шәһәренең Мәңгелек ут янында ел саен үткәрелә торган "Хәтер шәме" Бөтенроссия акциясе узды. Шәһәр халкы шәмнәр кабызды һәм аларны Мәңгелек ут янында, тыныч тормышыбыз өчен үз-үзләрен корбан иткән кешеләр истәлегенә куйдылар.
Пандемиянең килеп туган хәленә бәйле рәвештә, халык 21.00 сәгатьтән 21.50 сәгатькә кадәр килергә мөмкин иде һәм барлык куркынычсызлык нормаларын үтәп, шәм кабыздылар.