Иртәнге киңәшмә онлайн режимында

2020 елның 8 июле, чәршәмбе

Бүген район башлыгы Валерий Чершинцев оешма һәм учреждение җитәкчеләре, авыл җирлекләре башлыклары белән бүгенге көндә актуаль мәсьәләләр турында фикер алышты.

Киңәшмәдә Менделеевск районында хезмәт базарындагы хәл турында фикер алыштылар. Шулай ук Бахматова Оксана Алексеевна - «Менделеевск РҮХ» ДАССОның баш табибы-хәбәр иткәнчә, районда коронавирус инфекциясе белән авыручылар юк. 3 кеше күзәтү астында кала, әмма инде авыр хәлдә түгел. 

Фаина Валентиновна – Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Менделеевск муниципаль районындагы идарәсе башлыгы - "Кама таңнары"балалар өчен приют ачылу турында хәбәр итте. Бүгенге көндә приютка 17 бала кабул ителгән.

Шулай ук, киңәшмә барышында шәһәрне төзекләндерү һәм контроль йөкләмәләрне үтәү мәсьәләләре каралды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International