Бүген район хакимиятендә район башлыгы урынбасары Ләйсән Галиева җитәкчелегендә авыл җирлекләре башлыклары белән иртәнге планерка булды.
Планерка барышында бүгенге көндә актуаль мәсьәләләр каралды. Менделеевск районында санкцияләнмәгән коену урыннары буенча рейдлар үткәрелә. Халыкны кисәтү эшләре суда да, яр буенда да алып барыла: белешмәлекләр таратыла, санкцияләнмәгән су коену урыннарында аншлаглар куела.
Шулай ук Менделеевск районында 20дән артык санкцияләнмәгән чүплек ачыкланган, аларның бер өлеше агымдагы ел ахырына кадәр бетереләчәк.
Моннан тыш, торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләү буенча да контроль йөкләмәләрне үтәү мәсьәләләре күтәрелде.