Татарстан Республикасы буенча Россия Пенсия фонды бүлеге хәбәр иткәнчә, республикада ана капиталына 300 мең сертификат бирелгән.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, сертификат хәзерге вакытта ЗАГС һәм башка ведомстволар мәгълүматлары буенча актив режимда бирелә. Бу мөмкинлек гражданнарда 2020 елның апреленнән барлыкка килде. Пенсия фондына мөрәҗәгать итмичә генә 6370 сертификат бирелгән инде.
"2020 ел әһәмиятле вакыйгаларга бай, без ТАССР төзелүнең 100 еллыгын, быел РПФ оешуга 30 ел тулуны бәйрәм иттек, бүген без юбилей сертификатын тапшырдык, бер атна элек Конституциягә төзәтмәләр буенча тавыш бирүдә үзебезне лаеклы күрсәттек һәм, әлбәттә инде, Татарстан Республикасы Президентын сайлаулар турында онытмаска кирәк. Мин ышанам ки, безнең һәркайсыбыз, үсеп килүче буын өчен иң яхшы киләчәкне сайлап, һичшиксез, дөрес сайлаячак», - дип билгеләп үтте Татарстан Пенсия фонды идарәчесе.
Исегезгә төшерәбез, ана капиталына беренче сертификат ерак 2007 елда бирелгән иде. Ул вакытта балалы гаиләләргә дәүләт ярдәме күләме 250 мең сум тәшкил иткән. Бүген бу сумма 2,5 тапкыр арткан һәм 616 617 сумга җиткән. 2020 елдан башлап, беренче баланы туганда яки уллыкка алганда 466 617 сум күләмендә сертификат бирелә.
Бүген, программаны тормышка ашыра башлагандагы кебек үк, торак шартларын яхшырту ана капиталы акчаларының өстенлекле юнәлеше булып кала бирә, бу 90нан артык тәшкил итә %