14 июльдә район хакимиятендә Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Дәүләт корылышы һәм җирле үзидарә комитеты әгъзасы - Эдуард Шәрәфиев һәм Совет аппараты җитәкчесе - Роберт Искәндәров җитәкчелегендә гражданнар кабул ителде.
Гражданнарны кабул итү – мөһим мәсьәләләр буенча турыдан-туры сөйләшү һәм аларны хәл итү өчен менә дигән мөмкинлек. Менделеевлылар җир мөнәсәбәтләренә, дарулар белән тәэмин итүгә,матди чаралар җитмәүгә кагылышлы төрле сораулар белән мөрәҗәгать итәләр.
Чираттагы кабул итүдә гражданнарны борчыган төрле проблемалар каралды. Шулай итеп, күп балалы гаиләләргә җир участогы урынына акчалата түләү алу мөмкинлеге турындагы мәсьәлә каралды. Шулай ук Ушков урамы,11 адресы буенча урнашкан йорт янында тротуар төзү, Интернет линияләр үткәрү һәм татар авылында су белән тәэмин итү проекты буенча фикер алыштылар.Текәш.
Мөрәҗәгатьләрнең төп кыенлыклары һәм аларны хәл итү мөмкинлеге тикшерелде. Барлык сораулар да контрольгә алынды.