Бүген район хакимиятендә район башлыгы урынбасары Ләйсән Галиева рәислегендә онлайн режимында көндәлек иртәнге планерка узды. Киңәшмә барышында шәһәрдә үлән чабу һәм авыл җирлекләрендә көрәш мәсьәләләре каралды. Шулай ук контроль йөкләмәләрен үтәү һәм шәһәрне төзекләндерү буенча мәсьәләләр дә күтәрелде. Барлык әйтелгән сораулар да контрольгә алынды.