Бүгенге көндә Яр Чаллы шәһәре Пенсия фонды идарәсенә Минзәлә, Мөслим, Актаныш, Әгерҗе, Менделеевск, Тукай һәм Яр Чаллы шәһәрләрендәге 80507 гаилә бер тапкыр бирелә торган 10 000 сум күләмендә акча алуга гариза белән мөрәҗәгать иткән.
Менделеевск районында клиентлар хезмәте әле акча сорап мөрәҗәгать итмәгән менделеевлыларны гаризалар рәсмиләштерергә чакыра. Аларны дәүләт хезмәтләре порталы, КФҮ яки яшәү урыны буенча РПФ идарәсенең клиентлар хезмәте аша бирергә мөмкин.
Гариза тутыруы кыен булган очракта клиент хезмәтенә (алдан язылу буенча) яки кайнар линия телефоннарына мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Менделеевск районында клиентлар хезмәтенең кайнар линия Телефоны - 8 85549 2-07-87.
Пенсия фонды белгечләре түләү өчен гаризаны тутырганда һәм рәсмиләштергәндә бөтен кирәкле ярдәмне күрсәтәчәкләр.
Санитар-эпидемиологик хәлне исәпкә алып, Пенсия фондының клиент хезмәтләренә килгәндә барлык саклык чараларын үтәвегезне сорыйбыз һәм кабул итүнең алдан язылу буенча алып барылуын исегезгә төшерәбез.