Бүген Дәүләт Думасы беренче укылышта түләүсез профилактик прививкалар үткәрүне гамәлгә ашыручы медицина оешмалары исемлеген киңәйтә торган закон проектын кабул итте.
Дәүләт Думасы депутаты, Икътисадый сәясәт, сәнәгать, инновацион үсеш һәм эшкуарлык комитеты рәисе урынбасары Әлфия Когогина новеллага болай дип аңлатма бирде: «Закон проекты медицина ярдәменең сыйфатын һәм һәркем өчен мөмкин булуын арттырырга тиеш: вакцинациянең милли календарена кертелгән түләүсез прививканы мәҗбүри медицина иминияте системасында эшләүче дәүләт һәм шәхси клиникада ясарга мөмкин булачак. ММИ полисы буенча шәхси медицина оешмасына беркетелгән гражданнарга вакцинация узу өчен башка поликлиникага мөрәҗәгать итәргә туры килмәячәк".
Закон проекты белән «йогышлы авыруларны иммунопрофилактикалау турында» Федераль законның сәламәтлек саклау өлкәсендәге законнар нигезендә мәҗбүри медицина иминияте территориаль программасын гамәлгә ашыруда катнашучы барлык медицина оешмаларына Законның гамәлдә булу өлкәсен киңәйтү өлешендә үзгәрешләр кертелә.