Сорау: мин пенсионер, 12 ел заводта беренче сеткада эшләдем. 1 сетка буенча эшләүчеләргә пенсияне яңадан исәплиләр, дип ишеттем. Яңадан исәпләргә тиешме?
Җавап:
- Пенсия билгеләнү датасына пенсия күләмен исәпләгәндә, хезмәт шартларына карамастан, гражданнарның барлык алынган пенсия хокуклары исәпкә алына.
Пенсия фонды органнары иминият пенсиясе күләмен яңадан исәпләүне һәр елның 1 августыннан эш бирүчеләр тарафыннан мәҗбүри пенсия иминияте системасына кертелгән иминият взнослары нигезендә эшләүче пенсионерларга һәр елның 1 августыннан башлап тапшыра. Моның өчен Россия Пенсия фондының территориаль органнарына гариза белән махсус мөрәҗәгать итәргә кирәкми.