Район башлыгы Валерий Чершинцев эш визиты белән Монашево авыл җирлегендә булды.
Валерий Чершинцев Монашево авыл җирлеге башлыгы Ростислав Иосифов белән бергә Возжайка елгасы аша Монашево авылында күпер төзелеше барышы белән танышты. Шулай ук подрядчы оешма белән төзелеш барышында килеп чыккан төп проблемалы моментлар турында сөйләшенде.
Шуны билгеләп үтәргә кирәк, Возжайка елгасы аша иске күпер 2004 елдан бирле эшли инде.