Һава-десант гаскәрләре көне уңаеннан чәчәкләр салу

2020 елның 2 августы, якшәмбе

Бүген һава-десант гаскәрләре үз бәйрәмнәрен билгеләп үтәләр. Быел илебезнең "канатлы пехотасы" на 90 яшь тула.

Менделеев десантчылары традицион рәвештә сугышчы-интернационалистларга мемориал янына, армия тарихларын искә алу һәм һәлак булганнарны бер минут тынлык белән искә алу өчен җыелдылар.

Җыелучыларны район башлыгы Валерий Чершинцев һәм ветераннар советы рәисе Любовь Сорокина котлады. Шулай ук десантчы, мәгариф идарәсе начальнигы Илбар Таһиров Һава-десант гаскәрләре көне белән котлады.

Хакимият вәкилләре, Менделеев десантчылары мемориалга чәчәкләр салдылар. Ә җирле артистлар тематик җырлар башкардылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International