Иртәнге киңәшмә онлайн режимында

2020 елның 6 августы, пәнҗешәмбе

Бүген район башлыгы Валерий Чершинцев оешма һәм учреждение җитәкчеләре, авыл җирлекләре башлыклары белән бүгенге көндә актуаль мәсьәләләр турында фикер алышты.

Киңәшмә барышында хезмәт базарындагы хәл турында хәбәр иттеләр. Районның авыл җирлекләрендә эшләр буенча сораулар каралды. Мәсәлән, Монай авылында счетчиклар пломбировкасы оештырылды, Бәзәкә авылында скважина каралды, Песәйдә балтырган чабылды. 

Шулай ук шәһәрне, аерым алганда, ишегалды территорияләрен төзекләндерү һәм яктыртуны оештыру, контроль йөкләмәләрне үтәү һәм гражданнарның мөрәҗәгатьләре буенча мәсьәләләр каралды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International