Иртәнге киңәшмә онлайн режимында

2020 елның 7 августы, җомга

Бүген район башлыгы Валерий Чершинцев оешма һәм учреждение җитәкчеләре, авыл җирлекләре башлыклары белән бүгенге көндә актуаль мәсьәләләр турында фикер алышты.

Киңәшмәдә Менделеевск районында хезмәт базарындагы хәл турында фикер алыштылар. «Халыкны эш белән тәэмин итү үзәге» директоры Елена Мөхәммәдиева хәбәр итүенчә, бүгенге көндә районда рәсми рәвештә 366 эшсез теркәлгән, кичәге көндә 2 кеше исәптән төшерелгән. 

Шулай ук районда кайнар су бирүне торгызу, Татар Чаллысы авылында авыл мәдәният йортының ремонт эшләренең арадаш нәтиҗәләре буенча мәсьәләләр буенча фикер алыштылар.

Киңәшмә барышында шулай ук Шәһәрне төзекләндерү һәм контроль йөкләмәләрне үтәү мәсьәләләре дә каралды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International