Бүген "Химик" стадионында район башлыгы Валерий Чершинцев Менделеевск районының төзелеш тармагының күренекле хезмәткәрләрен бүләкләде.
Күпьеллык намуслы хезмәте, Менделеевск муниципаль районында төзелеш үсешенә зур өлеш кертүе өчен һәм төзүчеләр Көнен бәйрәм итү уңаеннан "ММР инвестицион һәм инфраструктура үсеше идарәсе" муниципаль автоном учреждениесе хезмәткәрләре район башлыгының Мактау грамоталары белән бүләкләнделәр":
Артур Захарян-учреждение начальнигы
Казбек Раджабов-техник күзәтчелек бүлеге баш белгече
Алексей Иванов- "АСК Альт-групп" ҖЧҖ прорабы"
Алексей Шнейгер - "Боярин" ҖЧҖ прорабы"
Юрий Петров - "Брус" ҖЧҖ директоры"
Илшат Әхмәтҗанов "Брус"ҖЧҖ директорының җитештерү буенча урынбасары.
Район Башлыгының Рәхмәт хаты белән һөнәри осталыклары, намус белән башкарылган эшләре һәм куелган бурычларны үтәүгә җаваплы якын килүләре өчен һәм төзүчеләр Көнен бәйрәм итү уңаеннан "ММР инвестицион һәм инфраструктура үсеше идарәсе" муниципаль автоном учреждениесе хезмәткәрләре бүләкләнде":
Сәүбән Йосыпов-монтажчы
Светлана Миннутдинова - "Татцемент" ҖЧҖ генераль директорының капиталь төзелеш буенча урынбасары"
Илнур Кашапов-Кама ятмасының карьерасы башлыгы.
Валерий Чершинцев билгеләп үткәнчә, дөньяда барысы да төзелештән башлана, төзүче һөнәре бик мөһим һәм җаваплы. Җыелганнарга бәхет, сәламәтлек, тынычлык, иминлек һәм уңышлар теләде.