Бүгенге көндә районның барлык хуҗалыклары нәтиҗәләре буенча 911 га төрле культуралар-көзге җыеп алынган.
Аграрийлар 6035 тонна бөртекле һәм кузаклы культуралар суктырган,уңдырышлылык-34 ц/га, бөртекле һәм кузаклы культураларның гомуми мәйданының 11% ында.
Басуларда барлык хуҗалыклар механизаторлары эшли.
Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгының ведомство мониторингыннан алынган оператив мәгълүматлардан күренгәнчә, Татарстанда 8 августка беренче миллион тонна ашлык закромга килгән инде. Бүгенге көнгә 420 мең гектар җыелган, 1 млн.690 мең тонна суктырылган, уртача уңыш - 40,3 ц/га. Шул ук вакытта оптималь агротехник срокларда 500 мең гектардан артык мәйданда көзге культуралар чәчәргә кирәк булачак..