Абалач авыл китапханәсендә ТАССРның 100 еллыгына багышланган «Татарстан символлары» дип исемләнгән тарих сәгате узды.
Балалар гербның һәр рәсемен, республиканың беренче президенты кем булган флагларын белделәр. Материалны ныгыту өчен викторина сорауларына җавап бирделәр, һәркайсы хатасыз ТР әләмен төсле кәгазьдән ябыштырдылар.