90 яшьлек юбилярның котлавы

2020 елның 11 августы, сишәмбе

Шәһәр хуҗалыгы буенча башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Сергей Метальников Капанкин Василий Дмитриевичны 90 яшьлек юбилее белән котлады. Сергей Метальников Россия Президенты Владимир Путин һәм район башлыгы Валерий Чершинцев исеменнән истәлекле бүләкләр һәм исемле котлаулар тапшырды. Котлау сүзләренә шулай ук ветераннар советы рәисе Любовь Сорокина, “Бондюжский” ТИҮ рәисе Рәмзия Әхмәдиева да кушылды, юбилярга сәламәтлек, бәхет, бары тик уңай хис-кичерешләр һәм озын гомер теләп. Василий Дмитриевичның гаиләсе зур: улы, кызы, 4 оныгы һәм оныкчыгы. 90 яшьлек юбиляр үзе көч һәм энергия белән тулы, көн саен физ. зарядка ясый һәм балыкка йөрергә ярата.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International