Бу хакта 12 августта очрашуда сөйләшәчәкләр. 12 августта чәршәмбе көнне 17:30да С.Гассар исемендәге Мәдәният сарае каршындагы мәйданда түбәндәге адрес буенча очрашу узачак: Менделеевск ш., Юбилейная ур., 8 й. "Менделеевск яңалыклары" дип язалар. Җирле халыкны, якын-тирәдә урнашкан җир кишәрлекләре һәм биналарның милекчеләрен һәм арендаторларын, җирле бергәлек активистларын һәм вәкилләрен, эшкуарларны әлеге территория турында фикер алышуда катнашырга чакырабыз. Килегез һәм үз идеяләрегезне һәм тәкъдимнәрегезне әйтегез!