Җиләкле җәй - ямьле җәй

2020 елның 12 августы, чәршәмбе

11 август көнне Татар китапханәсе хезмәткәре Гөлназ Хафизова 7 нче балалар бакчасы тәрбиячесе Вәсилә Нуриева белән берлектә, “Җиләкле җәй -  ямьле җәй” дигән танып белү сәгате уздырдылар.

Китапханәче сабыйлар белән кыр, бакча, бүлмә гөлләре турында әңгәмә уздырды, җәйгә багышланган китаплардан шигырьләр белән таныштырды. Балалар ике командага бүленеп, биремнәр үтәделәр, табышмаклар чишүдә ярыштылар күкчәчәк һәм ромашка чәчәген җыйдылар, чәчәкләрне яратырга һәм сакларга килештеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International