Иртәнге киңәшмә онлайн режимында

2020 елның 12 августы, чәршәмбе

Бүген район башлыгы Валерий Чершинцев оешма һәм учреждение җитәкчеләре, авыл җирлекләре башлыклары белән бүгенге көндә актуаль мәсьәләләр турында фикер алышты.

Киңәшмә барышында хезмәт базарындагы хәл турында хәбәр иттеләр. Бүгенге көндә Менделеевск районында барлыгы 344 эшсез кеше теркәлгән, эшсезләр саны кимү процессы бара.

Шәһәр мәктәпләрендә һәм учреждениеләрендә гриппка каршы прививка ясау компаниясе срокларын сентябрь һәм октябрь айларында карадылар.

Район көнен бәйрәм итүгә әзерлек һәм төзекләндерү мәсьәләләре һәм "Халык контроле" нә, шулай ук авыл хуҗалыгы өлкәсенә, көзге культураларны урып-җыю һәм Самара өлкәсендә африка дуңгызлар чумасы таралуның хәвефле ситуациясенә кагылышлы мәсьәләләр буенча фикер алыштылар.

Моннан тыш, киләсе уку елында башлангыч мәктәптә туклануны оештыру һәм районның Яшьләр парламентын формалаштыру мәсьәләсе дә каралды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International