Бурмистров урамындагы балалар мәйданчыгында балалар китапханәсе хезмәткәрләре ТАССР төзелүгә 100 ел тулуга багышланган “Татарстанны беләм, чөнки мин анда яшим”, - дип исемләнгән квест-уен үткәрделәр. Кызлар һәм малайлар «Татарстан турында башкисәр җыентыгы» дигән китап сорауларына, татар язучылары әсәрләре буенча җавап бирделәр һәм «Разбей горшок» татар халык уенына, «Перейди болото» мордва халык уенына уйнадылар.