Фикер алышуда район башлыгы Валерий Чершинцев, эшмәкәрләр, шәһәр учреждениеләре һәм предприятиеләре җитәкчеләре, шулай ук яшьләр һәм пенсионерлар катнашты. Чыгыш ясаучылар эскәмияләр кирәклеген, бульвар буендагы территорияне төзекләндерү, чәчәкләр утырту, истәлекле элементлар, һәйкәлләр урнаштыру һәм башкалар турында сөйләделәр. Исегезгә төшерәбез, бульварны төзекләндерү Татарстан Республикасы иҗтимагый киңлекләрен үстерү программасы кысаларында башкарылачак. Әлеге программа буенча Татарстанда халык сайлаган 49 җәмәгать урыны төзекләндереләчәк.