Татарстан Росреестры һәм Россия 24 телеканалында кадастр бәяләвен камилләштерү турында Кадастр палатасы

2020 елның 13 августы, пәнҗешәмбе

12 августта Россия 24 телеканалында кадастр бәяләвен камилләштерү турында интервью чыкты. Чыгарылыш сәбәбе 13 августта булачак.

11 августта «Россия Федерациясенең аерым закон актларына дәүләт кадастр бәяләвен камилләштерү өлешендә үзгәрешләр кертү турында» Федераль закон үз көченә керде. Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсе җитәкчесе урынбасары Артем Костин һәм ТР буенча Кадастр палатасы директоры урынбасары Антон Самойлов әлеге законның төп нигезләмәләрен аңлаттылар.

“Россия 24” телеканалында “Интервью” программасын 13 августта 8.00 һәм 17.30 сәгатьтә карагыз.

Өстәмә хәбәр итәбез, узган теле- һәм радиоэфирларның язмалары белән Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсенең рәсми сайтында rosreestr.tatarstan.ru “Матбугат хезмәте: “видеосюжетлар”, “радиоэфирлар”, “Вконтакте” (vk.com/rosreestr16) бүлегендә, шулай ук Youtube каналында танышырга була.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International