"Быел пандемия аркасында без аны үткәрә алмабыз дип борчылдык. Әмма урамда чаралар уздыруга рөхсәт ничек килеп чыкты, шунда ук аны беренчеләрдән булып үткәрергә булдылар ", - дип сөйләде оештыручыларның берсе Любовь Калягина. Фестиваль балаларның яраткан бәйрәме булып тора. Малайлар аны түземсезлек белән көтәләр. Фестиваль барышында бию флешмоблары, төрле конкурслар үткәрелде. Чара матур дискотека белән тәмамланды.