Иртәнге киңәшмә онлайн режимында

2020 елның 14 августы, җомга

Бүген район хакимиятендә район башлыгы урынбасары Ләйсән Галиева рәислегендә онлайн режимында көндәлек иртәнге планерка узды.

Киңәшмә барышында төрле мәсьәләләр каралды. Социаль яклау бүлегенең эше турында Менделеевск районы буенча социаль яклау бүлеге җитәкчесе Фаина Козырева сөйләде. Бүгенге көндә "Камские зори" приютында 29 бала исәпләнә. 

Анда 13 сентябрьдә узачак сайлауларга әзерлек, мәктәпләрне уку елына әзерләү мәсьәләләре каралды.

ЦРБ штат режимында эше турында хәбәр иттеләр.

Бүгенге көнгә, Менделеевск районының Авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы сүзләренә караганда, уҗым культураларының 25%ы җыелган инде.

Шулай ук контроль йөкләмәләрне үтәү һәм шәһәрне төзекләндерү мәсьәләләре дә күтәрелде. Барлык әйтелгән сораулар да контрольгә алынды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International