Менделеев районында укытучыларның август конференциясендә катнашалар

2020 елның 14 августы, җомга

Валерий Чершинцев җитәкчелегендәге Менделеевск делегациясе пленар утырышта катнаша. "Менделеевск яңалыклары"хәбәр итә.

Алабугада педагогларның август конференциясе уза, анда Менделеевскидан делегация катнаша.

Чара барышында «Адымнар-Алабуга» беренче полилингваль белем бирү комплексын ачу һәм «Мәгариф»милли проектын гамәлгә ашыруга йомгак ясау булачак.

Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы сайты хәбәр иткәнчә, утырышта ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, РФ мәгариф министры урынбасары Виктор Басюк, ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, РФ Дәүләт Думасы һәм ТР Дәүләт Советы депутатлары, министрлыклар һәм ведомстволар җитәкчеләре, ТР буенча федераль органнар җитәкчеләре, предприятие җитәкчеләре, муниципаль районнар башлыклары, мәгариф белән идарә итүнең муниципаль органнары җитәкчеләре, югары һөнәри белем бирү учреждениеләре ректорлары, муниципаль берәмлекләр башлыклары, мәгариф идарәсе органнары җитәкчеләре, югары, башлангыч һәм урта һөнәри белем бирү учреждениеләре директорлары, мәктәп директорлары һәм башкалар катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International