Бүген район хакимиятендә район башлыгы Валерий Чершинцев рәислегендә атна саен йомгаклау планеркасы узды. Киңәшмәдә Физкультурачы көненә, Шәһәр көненә һәм 2020 елның 13 сентябрендә шәһәр һәм районда сайлауларга әзерлек мәсьәләсе каралды. Шулай ук шәһәрнең гомуми төзеклеге, "Безнең ишегалды" программасын шәһәрнең 15 ишегалды территориясендә гамәлгә ашыру каралды. Моннан тыш, киңәшмә барышында 14 августта узган педагогик конференция нәтиҗәләре, контроль хатларны үтәү нәтиҗәләре, җылыту сезонына әзерлек, шулай ук гражданнар мөрәҗәгатьләре буенча эшләр каралды.