7 айда Татарстан территориясендә 2 073 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, аларда 153 кеше үлгән, 2 552 кеше имгәнгән. АПГ белән чагыштырганда юл-транспорт һәлакәте саны 279 фактка кимегән, һәлак булучылар саны - 18 кешегә, яралылар саны - 418 кешегә.
Балалар катнашында 238 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, аларда 5 бала үлгән, 254 - имгәнгән. АППГ белән чагыштырганда юл-транспорт һәлакәте саны 82гә кимегән, һәлак булган балалар саны - 6, яралылар саны - 85 кә.
2020 елның 6-12 августына
ДТТ 6 августтан 12 августка кадәр Татарстан Республикасы территориясендә 75 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, аларда 9 кеше үлгән, 82се - имгәнгән. Үткән атна белән чагыштырганда юл-транспорт һәлакәтләре саны 11 фактка кимегән, яралылар саны - 44 кешегә. Һәлак булучылар саны 3 кешегә арткан. Балалар катнашында 7 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, аларда 8 бала җәрәхәтләр алган (5 пассажир, 3 җәяүле). Үткән атна белән чагыштырганда, балалар белән юл-транспорт һәлакәтләре саны 15 фактка кимегән, яраланучылар саны - 15 балага. "; Балаларның саксызлыгы күренә торган 3 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән. Аларда 2 җәяүле һәм 1 велосипед пассажиры зыян күргән.