Хакимияттә район башлыгы урынбасары Ләйсән Галеева җитәкчелегендә авыл җирлекләре башлыклары белән чираттагы киңәшмә узды.
Киңәшмә барышында "Менделеевск район дәүләт ветеринария берләшмәсе" ДБУ башлыгы Наил Кәлимуллин Россия Федерациясендә африка дуңгызлар чумасы буенча эпизоотик хәл турында мәгълүмат бирде. Бүгенге көндә вәзгыять киеренке кала.
ТКХ өлкәсендәге эшләр, бурычлылар белән эшләү мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.
Киңәшмәдә шулай ук мәктәпләрне яңа уку елына әзерләү мәсьәләләре дә каралды. 29 августта Физкультурачылар көнендә узачак чаралар турында фикер алыштылар.
Барлык яңгыраган сораулар да аларны алга таба хәл итү өчен контрольгә алынды.