Бөрешле авыл җирлегендә халык җыены

2020 елның 18 августы, сишәмбе

Менделеевск районында предприятие, учреждение һәм ведомство җитәкчеләре катнашында халык белән очрашулар башланды. Бөрешле авыл җирлегендә халык җыены район башлыгы Валерий Чершинцев җитәкчелегендә узды. 

Бөрешле авыл җирлеге башлыгы Лидия Смирнова 2020 елның 7 аенда җирле үзидарә органнары эшчәнлеге нәтиҗәләре турында сөйләде. Әйтик, 2020 елда авыл җирлеге тарафыннан янгын куркынычсызлыгына хәбәр итү өчен җиһазлар сатып алынган, коры, иске агачлар һәм генератор киселгән.

Авыл җирлегендәге оператив хәлнең торышы буенча 2020 елның 7 ае эше турында Россия Эчке эшләр министрлыгының Менделеевск районы буенча бүлегенең полиция участок уполномоченные Рамил Фәйзуллин хәбәр итте. Җыелганнарга мошенниклык очраклары һәм саклану кагыйдәләре турында мәгълүмат бирелде.

Янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү турында Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсенең ОНДиПР начальнигы Максим Скоробогатов сөйләде. Аерым игътибар җылыту сезонына, балалар шуклыгы аркасында килеп чыккан янгыннарга һәм янгын хәбәрчеләре эшенең нәтиҗәлелегенә бирелде.

«Победа» ҖЧҖ эшчәнлеге турында директор Геннадий Козлов хәбәр итте. Урып-җыю кампаниясенең барышы һәм алдагы планнар турында сөйләде.

Менделеевск муниципаль районының 2020 елның җиде аенда социаль-икътисади үсеш нәтиҗәләре турында Менделеевск муниципаль районы башлыгы Валерий Чершинцев сөйләде. Менделеевск районында федераль һәм республика дәрәҗәсендәге программалар каралды, шулай ук 2020 елның икенче яртыеллыгына планнар һәм 2021 елга төп планнар билгеләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International