Пенсия белән тәэмин итү турындагы законнарга үзгәрешләр кертү кысаларында Россия Пенсия фондының территориаль органнары һәм халыкны эш белән тәэмин итү үзәкләре хезмәттәшлеге тыгызлана бара.
Пенсия алды яше төшенчәсен кертү белән Пенсия фонды органнары һәм халыкны эш белән тәэмин итү үзәкләре арасында документлар әйләнеше сизелерлек артты. Бөтен Россия буенча кәгазь йөртүчеләрне документ әйләнешеннән төшереп калдыру курсы алынган, димәк, ведомстволар арасында запросларны дөрес формалаштыру һәм җибәрү әһәмияте арта. Хаталарны төшереп калдыру максатыннан Менделеев районында Россия Пенсия фондының клиентлар хезмәте җитәкчесе Раушан Иштанова халыкны эш белән тәэмин итү үзәге хезмәткәрләре белән эшлекле очрашу үткәрде. Очрашу эш урынында узды. Ул үзәк хезмәткәрләренә «Менделеевск районы халыкны эш белән тәэмин итү үзәге» дәүләт казна учреждениесе һәм Россия Федерациясе Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге арасында мәгълүмати хезмәттәшлек турындагы Килешүне гамәлгә ашыру кысаларында пенсия алды яше буенча запросларны формалаштыру үзенчәлекләре турында сөйләде. Очрашуда халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә исәптә торучы гражданнарга пенсия билгеләү буенча эшләр башкару максатыннан электрон макетлар бирү мәсьәләләре буенча үзара хезмәттәшлек мәсьәләләренә аерым игътибар бирелде.
Очрашу тәмамланганнан соң үзәк хезмәткәрләренә белешмәлекләр һәм тарату материалы тапшырылды.