18 август көнне Тихоново авыл китапханәсе «Укыйбыз, уйныйбыз, ял итәбез-файдалы вакытта уздырабыз»дип исемләнгән танып - белү-уен программасы үткәрде.
Балалар белән җәй буена укылган китаплар турында сөйләшү булды. Балалар кызыксынып һәм яратып ошаган китаплар турында сөйләделәр. Соңыннан балалар «китапның төп геройын искә ал»дигән әдәби викторинада актив катнаштылар. Ә уеннар һәм конкурсларда» мәкаль җый " дигән әйбәт белем һәм осталык күрсәттеләр.