18 август көнне Абалач авыл җирлегендә халык җыены булып узды. Авыл халкы үзләрен кызыксындырган сорауларны район башлыгы урынбасары Ләйсән Галеева, Абалач авыл җирлеге башлыгы Илнар Исрафиловка, шулай ук Менделеевск районы хезмәтләре вәкилләренә бирә алдылар
Абалач авыл җирлеге башлыгы Илнар Исрафилов 2020 елның җиде аенда җирле үзидарә органнары эшчәнлеге нәтиҗәләре турында сөйләде
2020 елның җиде аендагы эш турындагы хисапны Россия Эчке эшләр министрлыгының Менделеевск районы буенча бүлегенең полиция участок уполномоченные Рамил Фәйзуллин тәкъдим итте.
Аннан соң янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү турында Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе Янгынга каршы хезмәтнең ОНДиПР башлыгы Максим Скоробогатов хәбәр итте.
Шулай ук Менделеевск муниципаль районы башлыгы урынбасары Ләйсән Галеева Менделеевск муниципаль районының 2020 елның җиде аенда социаль-икътисади үсеш нәтиҗәләре турында сөйләде.