Әдәби уку ”Утырып уйлар уйладым”

2020 елның 20 августы, пәнҗешәмбе

18 нче августта Тойгуҗа авылы китапханәсе татар язучысы, җәмәгать эшлеклесе Туфан Миңнуллинның тууына 85 ел тулу уңаеннан “Утырып уйлар уйладым” китабы буенча әдәби уку үткәрде. 

Китапханәче әдәби укуда катнашучыларны язучының тормыш юлы, иҗаты һәм китапханәдәге китаплары белән таныштырды. Китап укучылар язучының төрле елларда нәшер ителгән “Өмет”, “Утырып уйлар уйладым” исемле китапларыннан язучының дөньяга, тормышка  карашын чагылдырган, шулай ук үзенең язучы булып формалашуына этәргеч ясаган, аны шундый күренекле кеше булырлык дәрәҗәдә тәрбия кылган әти - әнисенә багышланган “Әти”, “Әни” һәм башка бүлекләрен укыдылар. Язучының иҗаты белән кызыксынып бер китап укучы аның берничә китабын укырга да алды.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International