Иртәнге киңәшмә онлайн режимында

2020 елның 21 августы, җомга

Бүген район хакимиятендә район башлыгы урынбасары Ләйсән Галеева рәислегендә онлайн режимында иртәнге планерка булды.

Киңәшмә барышында төрле мәсьәләләр каралды. Менделеевск районында хезмәт базары мәсьәләләре каралды. Киләсе атнада эшкә урнаштыру мәсьәләләре буенча "КАМАЗ" ГАҖ вәкилләре белән очрашу планлаштырыла, очрашу датасы билгеләнә. 

Идарәче компания тарафыннан узган көндә 19 мөрәҗәгать кабул ителгән, авария хәлендәге хәлләр юк, барысы да эш режимында.

Авыл җирлекләрендә халык җыеннары актив бара. Әйтик, кичә Турай авылында җыен узды, бүген Тихоново авылында узачак.

Шулай ук гражданнар мөрәҗәгатьләре буенча да контроль йөкләмәләрне үтәү мәсьәләләре күтәрелде. Барлык яңгыраган сораулар контрольгә алынды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International