Көн саен полиция хезмәткәрләре коронавирусны профилактикалау белән бәйле чикләү чараларының үтәлешен контрольдә тотуга юнәлдерелгән чаралар үткәрәләр. Кибетләргә килүчеләр, җәмәгать транспорты пассажирлары тикшерелә, алардан җәмәгать урыннарында маска режимын үтәү таләп ителә.
Агымдагы атна дәвамында 17 граждан 1 000 сум күләмендә штраф рәвешендә административ җаваплылыкка тартылган. Бу хакта җирле полиция бүлегендә хәбәр итәләр.