Менделеевск районы авыл җирлекләрендә гражданнар җыеннары дәвам итә. 21 августта очрашу Тихоново авылында район башлыгы Валерий Чершинцев рәислегендә узды.
Тихоново авыл җирлегенең җирле үзидарә органнарының 2020 елның 7 аендагы эшчәнлеге нәтиҗәләре турында Тихоново авыл җирлеге башлыгы Алексей Карманов сөйләде. Ул җирлектәге төп тормышка ашырылган программалар һәм алдагы планнар турында сөйләде.
Аннан соң полиция участок уполномоченные, Россия Эчке эшләр министрлыгының Менделеевск районы буенча бүлегенең полиция сержанты Динар Акмалов 2020 елның җиде ае эше турында хисап бирде. Ул шулай ук Интернет челтәрендә һәм кәрәзле телефоннар аша мошенниклык очраклары ешаюы турында сөйләде, халыкны игътибарлырак булырга һәм мошенникларның хәйлә-мәкерләренә бирешмәскә чакырды.
Янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү кагыйдәләре турында Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе Янгынга каршы хезмәтнең ОНДиПР башлыгы Максим Скоробогатов хәбәр итте. Янгын хәбәрчеләре һәм алардан файдалануның төп кагыйдәләре күрсәтелде.
Менделеевск муниципаль районы башлыгы Валерий Чершинцев Менделеевск муниципаль районының 2020 елның җиде аенда социаль-икътисади үсеш нәтиҗәләре турында сөйләде. 2020 елда барлыгы 29 программа гамәлгә ашырыла, шуларның 3се федераль, 900 млн.сумнан артык суммага, шулай ук район башлыгы 2021 елга төп планнар турында сөйләде.
"Менделеевск район дәүләт ветеринария берләшмәсе" ДБУ башлыгы Наил Кәлимуллин җыелучыларга Татарстанның якын-тирә районнарында африка дуңгызлар чумасы таралу турында хәбәр итте. Халыкны сак булырга чакырды һәм вирусны саклауның төп кагыйдәләре турында сөйләде.
Алга таба халык үзләрен борчыган сорауларны бирә алды. Җыелучыларны юллар, тротуар һәм территорияләрне төзекләндерү мәсьәләсе кызыксындырды.
Барлык сораулар да контрольгә алынды.