22 август көнне Үзәк һәм балалар китапханәсе Менделеев мәйданында Россия флагы көненә багышланган танып-белү программасы үткәрделәр.
1991 елның 22 августында РСФСР Югары Советы ак-зәңгәр-кызыл триколор Дәүләт флагы дип санарга карар итә, ә 1994 елның 22 августында рәсми бәйрәм – Россия флагы көне оештырыла, ул ел саен билгеләп үтелә.
Чарада катнашучылар флаг тарихы турында фактлар ишеттеләр. Бу көнне китапханә хезмәткәрләре фотозона, викторина һәм хәрәкәтчән уеннар оештырдылар, барлык теләүчеләр дә бик теләп катнаштылар һәм призлар алдылар.