Хәзер аграрийларның кызу вакыты — урып-җыю эшләре бара. Аларга һәр минут кадерле. » Кама " да комбайнчылар, механизаторлар таңнан алып таңга кадәр эшлиләр. Нәтиҗәләр күзгә күренеп тора: һәр көнне машиналар складларга ашлык китерәләр. Район башлыгы Валерий Чершинцев җирлекләрдә узган җыеннарда билгеләп үткәнчә, тиздән хуҗалыкта яңа ындыр табагы булачак.
Владислав Микрәшев игенчелек белән чагыштырмача күптән түгел шөгыльләнә. Аның җирләре Тойгуҗа авыл җирлеге территориясендә урнашкан. Әмма фермер югары уңышка иреште — гектардан 50 центнердан артык.
ТНВ «Туган җир» тапшыруы өчен авыл халкының тормышы турында сюжет төшерде. Ул эфирга 28 августта 18 сәгатьтә чыгачак.