Бүген хакимияттә Менделеевск муниципаль районы Советының илле өченче утырышы һәм алтынчы чакырылыш ТР Дәүләт Советы депутаты, ТР Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Айрат Зарипов, район башлыгы Валерий Чершинцев һәм район башлыгы урынбасары Ләйсән Галиева рәислегендә Менделеевск шәһәр Советының утыз сигезенче утырышы булды.
Утырышта суд рәисе, район прокуроры, Россия Эчке эшләр министрлыгының Менделеевск районы буенча бүлеге башлыгы, Менделеевск муниципаль районы Советы аппараты һәм Башкарма комитеты җитәкчеләре һәм белгечләре, предприятие, учреждение, оешма, территориаль иҗтимагый үзидарәләр җитәкчеләре, иҗтимагый оешмалар, массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре катнашты.
Район Советы сессиясендә түбәндәге мәсьәләләр каралды::
Татарстан АССРның 100 еллыгы : тарих һәм хәзерге заман.
Татарстан Республикасы Менделеевск муниципаль районы «муниципаль берәмлеге Уставына үзгәрешләр кертү турында»
Менделеевск муниципаль районы Советының 2015 елның 27 октябрендә кабул ителгән 18 номерлы "Менделеевск муниципаль районы җирле үзидарә органнары структурасын раслау турында"гы карарына үзгәрешләр кертү турында.
Татарстан Республикасы Менделеевск муниципаль районы территориясендә җирләрне файдалануны муниципаль җир контроле турындагы нигезләмәгә үзгәрешләр кертү хакында.
Шәһәр Советы сессиясендә әлеге мәсьәләне карадылар:
1. Татарстан Республикасы Менделеевск муниципаль районының «Менделеевск шәһәре» муниципаль берәмлеге Уставына үзгәрешләр кертү турында