Бүген район башлыгы урынбасары Ләйсән Галеева һәм Башкарма комитет җитәкчесе Рөстәм Абдуллин учреждение һәм оешма җитәкчеләре, авыл җирлекләре башлыклары белән бүгенге көндә актуаль мәсьәләләр буенча фикер алыштылар.
Киңәшмә барышында Монашево авылы мәктәбендә кадрлар мәсьәләсе каралды.
Халыкны эш белән тәэмин итү үзәге хезмәт базарындагы вәзгыять турында хәбәр итте, бүгенге көндә эшсезлек дәрәҗәсе үзгәрешсез кала.
Идарәче компания тарафыннан кабул ителгән гаризаларны эшкәртү дәвам итә, авария хәлендәге хәбәрләр юк. Шулай ук күп фатирлы йортларда, капиталь ремонт барган йортлардан тыш, опрессовка тәмамлануы турында хәбәр ителә.
РҮХ грипп вирусына каршы вакцинация керүе турында хәбәр итә. 2020 елның 31 октябренә кадәр барлык теләүчеләр өчен прививка ясау кампаниясе дәвам итәчәк.
Шулай ук Шәһәрне төзекләндерү, чистарту, Шәһәр көненә баннерлар урнаштыру, контроль йөкләмәләрне үтәү һәм гражданнарның мөрәҗәгатьләре буенча сораулар каралды.