Ижевка авыл җирлегендә халык җыены узды

2020 елның 27 августы, пәнҗешәмбе

26 август көнне Ижевка авыл җирлегендә район башлыгы Валерий Чершинцев җитәкчелегендә чираттагы гражданнар җыены булып узды.

Ижевка авыл җирлеге башлыгы Нина Сергеева 2020 елның 7 аенда җирле үзидарә органнары эшчәнлеге нәтиҗәләре турында сөйләде.

Аннан соң полиция участок уполномоченные, Россия Эчке эшләр министрлыгының Менделеевск районы буенча бүлегенең полиция сержанты Динар Акмалов 2020 елның җиде ае эше турында хисап бирде. Ул шулай ук Интернет челтәрендә һәм кәрәзле телефоннар аша мошенниклык очраклары ешаюы турында сөйләде, халыкны игътибарлырак булырга һәм мошенникларның хәйлә-мәкерләренә бирешмәскә чакырды.

Аннары янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү кагыйдәләре турында Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе Янгынга каршы хезмәтнең ОНДиПР башлыгы Максим Скоробогатов мәгълүмат бирде.

Дуңгызларда африка чумасы буенча эпизоотик хәл турында "Менделеевск район дәүләт ветеринария берләшмәсе" ДБУ башлыгы Наил Кәлимуллин хәбәр итте. Халыкны сак булырга чакырды һәм вирусны саклауның төп кагыйдәләре турында сөйләде.

Менделеевск муниципаль районы башлыгы Валерий Чершинцев Менделеевск муниципаль районының 2020 елның җиде аенда социаль-икътисади үсеш нәтиҗәләре турында сөйләде.

Аннары җыелган халык үзләрен борчыган теләсә нинди сорауларны бирә алды. Шулай итеп, авылда яшәүчедән юлларны асфальтлау турында сорау яңгырады, шулай ук халыкны күп фатирлы йорт тирәсен җыештыру һәм төнлә шау-шу куптарган яшьләр белән көрәш ысуллары турында да кызыксындырды.

Барлык яңгыраган сораулар контрольгә алынды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International