2019 елда республиканың иң яхшы 30 тиүен билгеләделәр, дип хәбәр итә "Татар-информ".
Конкурсның грант фонды 50 млн. сум тәшкил итә, аларны үзара 120 ТИС бүлә. 2019 ел нәтиҗәләре буенча Татарстанның 30 иң яхшы территориаль иҗтимагый үзидарәсе билгеләнде. Җиңүчеләргә грант фондыннан 665 мең сум акча бирелде.
Җиңүчеләр арасында Менделеевскидан ике ТОС - "Альфа" территориаль иҗтимагый үзидарәсе һәм "Бондюжский"территориаль иҗтимагый үзидарәсе дә бар иде.
Территориаль иҗтимагый үзидарәләрне бүләкләү тантанасында шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин да катнашты. Ул аларның халык файдасына башкарган эшләрен билгеләп үтте һәм муниципаль берәмлекләр советына ярдәм итүләре өчен рәхмәт белдерде.