«Книжка на ладошке» акциясендә катнашу өчен китапханәче Е.И. Данилова мәктәпкәчә яшьтәге балаларны балалар мәйданчыгына чакырды. Ул балаларга акция турында сөйләде һәм күргәзмә янында күзәтү үткәрде. Балалар китаплар күргәзмәсе белән кызыксынып таныштылар. Аннары кычкырып укулар уздырдылар, кычкырып уку өчен В. Черняеваның «Пес в тапках», А. Усачевның «Жили-были ежики» китаплары сайлап алынды. Балалар заманча балалар язучыларының иң яхшы әсәрләре белән таныштылар. Әлеге акциянең максаты мәктәпкәчә яшьтәге балаларны заманча балалар әдәбияты укуга җәлеп итү иде.