Песәй авыл җирлегендә халык җыены

2020 елның 29 августы, шимбә

28 август көнне Песәй авыл җирлегендә район башлыгы урынбасары Ләйсән Галеева җитәкчелегендә халык җыены узды.

Нотыклар башланыр алдыннан Ләйсән Галиева район башлыгы и. г. Мөхәммәтгалеевка Рәхмәт хаты тапшырды. 

Авыл җирлеге укучылары да игътибардан читтә калмады. "Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит!" акциясе кысаларында"өч беренче сыйныф укучысына канцелярия җыелмалары тутырылган букчалар тапшырылды.

Аннары, чыгышларга күчкәч, авыл җирлеге башлыгы Вилдан Мөхәммәтгалиев җыелучыларга 2020 елның җиде аенда Песәй авыл җирлеге җирле үзидарә органнары эшчәнлегенең төп нәтиҗәләре турында сөйләде.

Полиция участок уполномоченные, Россия Эчке эшләр министрлыгының Менделеевск районы буенча бүлегенең полиция сержанты Динар Акмалов 2020 елның җиде ае эше турында хисап бирде. Ул шулай ук Интернет челтәрендә һәм кәрәзле телефоннар аша мошенниклык очраклары ешаюы турында сөйләде, халыкны игътибарлырак булырга һәм мошенникларның хәйлә-мәкерләренә бирешмәскә чакырды.

Аннан соң янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү кагыйдәләре турында Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе район буенча күзәтчелек эшчәнлеге бүлеге дознавателе - Федор Галанин мәгълүмат бирде. Шулай ук янгын хәбәрчесен күрсәтте, аны урнаштыру кагыйдәләре турында сөйләде һәм җылыту сезонына әзерлек турында сөйләде.

Менделеевск муниципаль районының 2020 елның җиде аенда социаль-икътисади үсеш нәтиҗәләре турында Менделеевск муниципаль районы башлыгы урынбасары Ләйсән Галеева сөйләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International