Менделеевскида юл йөрү кагыйдәләрен бозучыларның 15 очрагы ачыкланган

2020 елның 30 августы, якшәмбе

Районда юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуны кисәтү һәм бетерү буенча рейдлар уза, дип язалар "Менделеевск яңалыклары". Юл-патруль хезмәте хезмәткәрләре, участок уполномоченныйлары белән берлектә, исерек хәлдә транспорт чаралары белән идарә итүче машина йөртүчеләр тарафыннан юл йөрү кагыйдәләрен бозуга рейдлар үткәрәләр. Мондый чаралар хокук бозучының гамәлләрен вакытында кисәтергә ярдәм итә, димәк, юлда җитди нәтиҗәләрне булдырмаска ярдәм итә. Чираттагы рейд вакытында 15 хокук бозу очрагы ачыкланган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International