Узып баручы җәйнең азагы - Шәһәр көнен, Республика көнен, ТАССРның 100 еллыгын, Химиклар көнен һәм Менделеевск районы төзелүгә 35 ел тулуны бәйрәм итү булды. Бәйрәм чаралары "Ушков утраулары" паркыннан старт алды. Менделеевлылар көнне дөрес башлау өчен - "Яшел фитнес" саф һавада зарядкадан җыелдылар. "Яшел фитнес"та төрле яшьтәге кешеләр катнашты.