Менделеевск үзәк хастаханәсендә гериатрия кабинеты ачылды

2020 елның 31 августы, дүшәмбе

«Демография» милли проектының «Өлкән буын» программасы кысаларында Менделеевск үзәк хастаханәсендә гериатрия кабинеты ачылды.

Программаның төп бурычлары - гражданнарның актив озын гомер һәм сәламәт яшәү озынлыгын арттыру, «гериатрия» юнәлеше буенча медицина ярдәмен камилләштерү.

Район башлыгы урынбасары Ләйсән Галиева районыбызда яшәүчеләр өчен бу кабинетның никадәр мөһим булуын билгеләп үтте, барысына да нык сәламәтлек, иминлек теләде.

Катнашучылар 1 каттагы кабинетның уңайлылыгын билгеләп үттеләр.

Гериатрия - өлкән яшьтәге кешеләрнең авыруларын өйрәнүче фән, профилактика, диагностика һәм тернәкләндерү нигезләре.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International