Район башлыгы Валерий Чершинцев "Балачак шатлыгы"нда катнашты

2020 елның 31 августы, дүшәмбе

Район башлыгы Валерий Чершинцев һәм Менделеевск районының беренче башлыгы Хөснуллин Мансур Мингали улы Шәһәр көнен, химия көнен һәм ТАССРның 100 еллыгын бәйрәм итү кысаларында "Балачак Салават күпере" балалар бәйрәмен ачуда катнашты.

Бәйрәм чарасы Балалар сәнгать мәктәбе коллективлары чыгышы белән башланып китте. "Ушковские островы" паркында шәһәрнең мәктәпкәчә һәм мәктәп учреждениеләре укучыларының эшләре тәкъдим ителде, уку учреждениеләре хезмәткәрләре балалар белән уеннар үткәрделәр, шулай ук клоуннар чыгыш ясадылар. 

Валерий Чершинцев Мансур Хөснуллин белән бергә күргәзмәне карады, шулай ук төзекләндерелә торган парк буйлап йөрде.

Аннары сәхнәдә район башлыгы җыелучыларны сәламләде һәм бәйрәм белән котлады. Шулай ук 35 беренче сыйныф укучысына район башлыгы һәм спонсорларга "Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит!" акциясе кысаларында портфельләр тапшырылды.". Аннары "Менделеевск яңалыклары"нәшрияты тарафыннан оештырылган конкурсларда катнашучыларны һәм җиңүчеләрне бүләкләү булды.  

Бәйрәм чарасы җирле коллективлар чыгышы белән тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International