ТР Дәүләт Советы депутаты Владимир Чагин Менделеевск яшьләре белән очрашты

2020 елның 31 августы, дүшәмбе

Автоузышлар буенча дөнья чемпионы менделеевлыларга үз гаиләсе, тормыш эше һәм яңа проектлар турында сөйләде. Ул балачактан ук автомобильләрне сүтү һәм җыю белән шөгыльләнергә ярата иде.

Машиналарга булган мәхәббәтне миңа әти өйрәтте, — дип сөйли Чагин, - һәм бу тормыш эше булды.

Владимир Чагин 2013 елдан «КАМАЗ-мастер» узыш командасын җитәкли, һәм 2015 елдан «Ефәк юл раллие»проектының җитәкчесе булып тора.

- Мин бүген Менделеевски яшьләре белән очрашуыма шатмын. Шәһәрдә автоспорт яратучылар булуы миңа бик күңелле. Сезнең чын спорт картингыгыз барлыкка килсен өчен бергә эшләячәкбез, — диде үз чыгышында депутат.

Очрашуда район башлыгы урынбасары Ләйсән Галиева, район яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге начальнигы Рашат Фәизов, «Яшьлек» яшьләр үзәге директоры Андрей Гриненко, мәктәп укучылары һәм район активистлары катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International